Александр Никошин: Укытучы–иң саваплы хезмәт кешесе
1 сентябрь –Белем көнендә район башлыгы Александр Никошин Иске Матак урта гомумбелем бирү мәктәбе тантаналы линейкасында катнашты.
Әлеге мәктәп укучылары район, республика, хәтта Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда катнашып зур җиңүләр яулыйлар. Спортта һәрдаим зур казанышларга ирешәләр. Димәк, биредә хезмәт куючы укытучылар коллективы – тәҗрибәле, белемле, тырыш, үз эшләренең осталары.
– Кадерле балалар, җәй айлары сез яңа көч туплап мәктәпкә килдегез. Мин сезгә әйбәт белем алып киләчәктә үз юлыгызны табып, зур тормышка ныклы аяк басуыгызны телим. Әти-әниләргә дә тынгысыз чор башланды–сезгә түземлек, ихтыяр көче телим. Мөгәллимнәргә исә: сезнең тырышлык ул меңе белән кире кайта торган саваплы эш башкаруыгызны әйтәсем килә,– диде район башлыгы Александр Никошин. Аннан ул чыгышын дәвам итеп:
– Күптән түгел генә районга якташыбыз, Россия Герое Раил Габдрахманов кайтып китте. Ул Базарлы Матакта туып үскән, кахарман егет. Аның батырлыгы турында әле укытучыларыгыз сезгә сөйләрләр. Раил Габдрахманов ул яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә олы үрнәк, легендар шәхес,– диде район җитәкчесе.
Аннан Александр Никошин беренче сыйныфка баручы бердән-бер укучы – Амалия Чубаковага портфель тапшырды. Ә мәктәпкә исә район башлыгы, канңтоварлар сатып алу өчен, 10 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров тә барлык котлауларга, теләкләргә кушылды. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга Белем көне уңаеннан кабул ителгән мөрәҗәгате белән таныштырды.
Иске Матак мәктәбендә быел яңа директор–Екатерина Волкова.
Екатерина Алексеевна Белем көне бәйрәмен үзләре белән уртаклашкан кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә мәктәп коллективы белем бирүдә, тәрбия эшләре, спортта укучылары әйбәт нәтиҗәләр белән куандырсын өчен тырышачакларын ышандырды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева да котлауларга кушылып, мәктәпкә үз маркасын югалтмыйча, аны үстереп, ныгытып торуларын теләде.
Тарих укытучысы Сергей Тихонов:
– Донецк, Луганск өлкәләрендә барган махсус операцияләрдә Әлки егетләре дә катнаша. Алар анда Россиянең патриот егетләре булуларын аклап батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Илебез Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Базарлы Матак егете майор Раил Габдрахмановка Россия Герое исеме бирелде. Без аның белән горурланабыз, балаларга дәресләрдә Раил Наил улының батырлыгы турында сөйләрбез. Кызганыч, махсус операция барышында район егетләре арасында һәлак булучылар да бар. Капитан Дмитрий Чуманов, взвод командиры Иван Дулатов, разведчик Владимир Толстов исемнәре алтын хәрефләр белән район тарихына кереп калырлар,–диде Сергей Тихонов.
Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
... Менә, инде җәй айлары сагындыра башлаган, беренче кыңгырау яңгырады. Укучылар үз классларына ашыктылар.
Белем дөньясында аларга хәерле юллар телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев