Алия Шәфиева: „Беренче көнне үк тавыш бирүчеләрнең 70 проценты сайлауда катнашты“
Яңалыклар

Алия Шәфиева: „Беренче көнне үк тавыш бирүчеләрнең 70 проценты сайлауда катнашты“

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең укытучысы Алия Шәфиева күп еллардан бирле сайлау участогы комиссиясе җитәкчесе вазыйфаларын башкара.

— Безнең 719 нчы номерлы сайлау участогы Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасында урнашкан. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 924 кеше кертелгән. Беренче тапкыр сайлаучыларыбыз да бар — алар унберәү. Без, комиссия әгъзалары, яшь тавыш бирүчеләрне тантаналы төстә каршы алдык. Җылы теләкләребезне ирештереп, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Авыл халкы эшләрен икенче көнгә калдырырга яратмый. Шуңа да беренче көнне үк безнең барлык тавыш бирүчеләрнең 70 проценты инде сайлауда катнашты. Бүген күрәсез — кешеләр бер-бер артлы килә. Без барлык Әлки кешеләренә сәламәтлек телибез: тавыш биргәндә нинди уй-хыяллары булса, барысы да тормышка ашсын иде! — диде Алия Шәфиева.


Нет комментариев