Әлки кешесе исеменә микрозайм алганнар
Әлки районында яшәүче бер кеше исеменә, аның шәхси мәгълүматларын файдаланып, мошенниклар микрозайм рәсмиләштергәннәр.
Зыян күрүче, бу турыда белгәч, район эчке эшләр бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән. Район полиция бүлекчәсе җитәкчесе Дилүс Зарипов әйтүенә караганда, микрозайм күләме зур булмаган – 7 мең сум. Әмма, шәхси мәгълүматларың белән саграк булмасаң, мошенниклар зуррак суммага да бурычка батырырга мөмкиннәр.
Еш кына телефоннарга, төрле сылтамаларга керергә чакырып, текст-хәбәрләр, әйтик, “Сезнең салым бурычыгыз барлыгы ачыкланды. Әгәр банк картагыздан ул акчаны тотып калуга сез каршы икән, түбәндәге сылтамага кереп, гариза калдырыгыз” кебек “кайгыртучан сәлам хатлары” килергә мөмкин. Белгечләр, андый сылтамаларга кергәнче, хәбәр җибәргән оешма телефонына шалтыратып, белешмә алырга киңәш итәләр.
Андый мөмкинлек булмаганда, сылтамага бөтенләй кермәү хәерле. Чөнки шәхси мәгълүматларыңнан колак кагарга мөмкинсең. Ә ул мошенниклар кулына эләксә, бәлагә юлыгуыңны көт тә тор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев