Әлки районы Базарлы Матак авылында Чишмә ачылды
Бүген Әлки районы үзәгендәге Шәүкәт мәчете янында Чишмә ачу тантанасы узды.
Әлки җирендә мәчетләр каршында шундый дүртенче чишмәдән халык файдалана башлады.
Чишмә ачу тантанасына җыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул әлеге изге корылма эшенә үзенең өлешен керткән һәр кешегә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Бу теләкләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Әхмәдиев та ихластан кушылды.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев “Чишмәләр булдыру, халыкны сулы итү ул-мәчетләр төзү кебек бик изге гамәлләрдән санала”, диде.
Тантанада Чишмә төзелешенең төп игәнәчесе, Татарстан Республикасы җәмәгать палатасы әгъзасы, “Меценатлар” игәнәчеләр берләшмәсен оештыручы Азат Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул соңгы елларда республикада мәхәлләләр каршында чишмәләр торгызуга зур игътибар бирелүен, бу изге хезмәткә әлкилеләр актив кушылуын билгеләп үтте.
Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйлметдинов “Халыкны саф, шифалы су белән тәэмин итү корылмасы төзелешендә матди һәм финанс ярдәм күрсәткәннәрне Аллаһы Тәгалә Үзе зурласын”, диде.
Чишмә төзелешендә актив катнашканнарга бүләкләр тапшырылды.
Ахырдан әлеге бәйрәм тантанасына җыелган бар халык, янәшәдәге мәдрәсә бинасында хәзерләнгән, мул табыннарга чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев