Әлки районы укытучысы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
29 октябрьдә Борискино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Федоровна Платонова Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык хезмәте, мәгариф тармагына керткән өлеше һәм үсеп килүче буынны тәрбияләгәне өчен, мөгаллимгә бүләк Казанда үткән тантаналы чарада тапшырылды.
Татьяна Федоровна 30 елдан артык беренче сыйныф укучыларына, укуга мәхәббәт кенә түгел, ә яхшы кешелек сыйфатлары да тәрбияләп, белем дөньясы ишекләрен ача. Ул дәресләрендә иң мөһименә – гадел булырга, авырлыклардан курыкмаска, иптәшләреңә булышырга һәм гамәлләрең өчен җавап бирергә өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев