Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы авыллардагы сайлау участокларының имин эшләвен тәэмин итү буенча күрелгән чараларга багышланды.
Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Ханбиков алып барды.
Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов бездәге 49 сайлау участогында да янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр үткәрелүен җиткерде. Алар тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрнең барысы да диярлек төзәтелгән. Район газ эксплуатацияләү станциясе җитәкчесе Петр Буланкин барлык сайлау участокларының котельныйлары җылылык белән тәэмин итү өчен газга тоташтырылуын хисап тотты.
Район электр челтәрләре җитәкчесе Денис Хафизов сайлау участокларын һәм территориаль сайлау комиссиясе урнашкан бинаны электр белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе аларның ныклы контролендә булуын хәбәр итте. Район телефон элемтәсе узелы җитәкчесе Илсөяр Гыйззәтуллина исә барлык участокларның да телефон һәм интернет белән тәэмин ителгәнлеген әйтте.
Нет комментариев