Базарлы Матак спорт мәйданчыгында 2012 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр арасында мавыктыргыч футбол ярышлары узды.
Бу ярышлар Спорт мәктәбе һәм Әлки муниципаль районы Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды. Турнирда тугыз көчле команда катнашты. Аларның һәрберсе яхшы уен, җиңүгә омтылыш һәм чын спорт характеры күрсәтте. Көрәш киеренке һәм мавыктыргыч булды, соңгы минутка кадәр тынмады!
Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
- Беренче урын: Спорт мәктәбе (тренер — Сәгъдиев Р.Г.);
- Икенче урын: Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе (тренерлар — Астафьев О.С., Ирдинкин Д.А.);
- Өченче урын: Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбе (тренер — Сагиров Ф.Ф.).
Нет комментариев