Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында “3нче категорияле җайдак” исеме Людмила Ензаевада гына бар

Сабантуй, Акатуй, Уявта кемнәр атлар чабышын карарга ярата, алар Людмила Ензаева исемен, һичшиксез, ишеткәндер. Чөнки бу милли бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт җиңүләр яулый.

Быел да менә ул Сабина кушаматлы аты белән – Акатуйда да, Камелиясе белән Сабантуйда да беренче килде. Һәм иң мөһиме,  күптән түгел аңа ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан “Җигүле юртакларны чабышка өйрәтүче 3 нче категорияле җайдак” исеме бирелде.

Людмила Юрьевна – районда рәсми рәвештә категорияле җайдак исеме алган бердәнбер кеше. Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар арасында да мондый документ иясе юк. Ул лицензияле ипподромнарда бик күп призлы урыннар алганнан соң гына тапшырыла. Менә шуннан әлеге спорт төре белән һәркемнең дә шөгыльләнә алмавын, аның зур тырышлык, осталык, үзенә бер сәләт соравын аңлыйсың.

Атлар белән эш иткәне булмый югыйсә…

Людмиланың “Хузангай” җәмгыятенең токымлы атлар үрчетү хуҗалыгында җигүле атларны чабышка өйрәтүче җайдак булуына әле ике ел гына тулып килә. Һәм моңарчы башкарган хезмәте аның бу мәгърур хайваннар белән һич кенә дә бәйле түгел. Әти-әнисе хуҗалыгында да, үзе гаилә коргач, асраган мал-туар арасында да атлар булмый. Һәм гади генә бер очраклылык аның тормышын тамырдан үзгәртә, чын спортчы сәләтен ачарга ярдәм итә. 

–     Әни “Хузангай” җәмгыятенә барып, черемә алып кайтырга сорады.  Автомобилемне пычратырга теләмичә, башта каршы килдем.  Әмма ул янә үтенгәч, ризалаштым. Хуҗалыкка килгәч, тотып алынган мәйданчыкта үлән чемченүче атлар игътибарымны җәлеп итте. Аларның матурлыгын күреп,  бермәл күземне ала алмый тордым, аннары яннарына бардым. Шунда атлар үрчетү хуҗалыгы җитәкчесе Марат Гобәйдуллин: “Атта йөреп карарга теләгең юкмы, безгә бит җайдак кирәк”, – диде. Һәм мин ризалаштым. Югыйсә атка минем балачагымда бер тапкыр  гына утырганым бар иде. Анда да хайван йөгереп китеп, аннан көч-хәл белән төшә алуым гына хәтердә, – ди ул, көлеп. 

Җигүле атларны чабышка өйрәтә

Шулай итеп, Людмилага арба җигүле атларны чабышка өйрәтү бурычы йөкләнә. Әмма иң элек бу хайваннарда үзеңә йөрергә өйрәнергә кирәк бит. 

– Ул вакытта Монте-Кристо, Финикиец, Дилер кушаматлы яхшы токым бирү өчен тотылган айгырлар бар иде. Мине шуларның берсенә җигелгән арбачыкка утырттылар да: “Менә шулай  – сулга, болай уңга борыл”, – дип күрсәттеләр һәм “Егылмаска тырыш”, – диделәр. Җигүле атларда йөрүем шуннан башланды. Һәм мин беренче мизгелләрдән үк бу һөнәрнең үземнеке булуын, атны тотарлык көчем барлыгын аңладым, – ди әңгәмәдәшем, хезмәткә керешкән беренче вакытларны искә алып. 

Алынган вазифасына бар күңелен биреп үтәвен һәм атлар белән эшли белүен күреп, кышын Людмиланы һөнәргә төптәнрәк өйрәнү өчен, Казан ипподромына җибәрәләр. 

–     Анда чабышкы атлар белән шөгыльләнүче белгечләр дәресләр үткәрде. Хайванны ничек әмерләрне үтәргә өйрәтергә, ул борчылмасын, курыкмасын өчен нишләргә, тизлекне арттыру өчен нинди алымнар һәм җайланмалар кулланырга кирәклеген күрсәттеләр. Бу 10 көнлек курста мин үзем өчен күп яңалык белеп, күнекмәләр алып кайттым, – ди җайдак.

Ә һәр атның үз холкы...

Хуҗалыкта Орлов токымлы атлар үрчетелә. Людмила аларны матурлыкта аккошлар белән чагыштырды. 

–     Шундый ук нәфис озын муенлылар, башларын горур тота беләләр, ә хәрәкәтләре  җиңел, коштай очып китәргә әзер булып, бер урында биеп торалар, – диде. 


 Бу атлар универсаль булуы белән үзенчәлекле икән. Алар чабышкы да, үзләрен җигеп, йөкләр ташуда да кулланырга була. Шул ук вакытта әмерләрне яхшы үтәгәнгә, “акыллы” булганга, циркларда да алар белән эшлиләр. Токымлы атлар көндәшлекне белеп, алга чыгарга омтылып үсәләр икән. Кызу канлы булып, тиз ярсып та китәләр...  Менә шулай, җайдак әңгәмәдәшем атларның холкын белеп, үзләрен бик тә яратып сөйләде. 

–     Сабина һәм Застава кушаматлылары минем аеруча яраткан атларыма әйләнде. Сабина башта бик куркак, кешедән ераграк китәргә омтылып, әйләнеш ясап йөри иде. Юлдан барырга өйрәтү өчен дә, күп көч куярга туры килде. Аның каравы, без аның белән район бәйрәмнәрендә дә, Казанда да, башка республикаларда узган бәйгеләрдә  җиңүләр яуладык, – дип, ул аерым атларга да тукталды. 

Иң мөһиме –  курыкмаска

Атлар нинди генә матур булсалар да, аларга карап соклансак та, яннарына якын килергә һәркем дә базмас. Ә монда буйсынмас яшь атларны җигелеп йөрүгә, чабышларда узышырга, беренче килергә өйрәтергә кирәк. Шуңа да мин: “Юртаклардан һич тә курыкмыйсызмы?” – дип сорадым. 

–Арбага җигелергә өйрәткәндә төрлесе була. Юртак тибенә дә, ак-караны күрми алга да томырыла, шәм кебек торып та баса. Шуңа да безнең эштә куелган беренче таләп ул – атлардан курыкмау. Ә миндә ул хис юк. Бәхеткә, бүгенге көнгә кадәр юртаклардан зыян күрмәдем, – диде җавабыма Людмила.Менә шулай узган ел 24 яшь атны ул арбага җигелеп чабарга өйрәтә. Билгеле, аларның барысы да ярышларда катнашмый.

–     Өйрәтү барышында юртакның мөмкинлекләре яхшы күренә. Җиңү уты белән янып йөгерү, көндәшен узарга теләү, көч, җитезлек бармы – шунда ачыклана. Иң-иңнәр сайланып, аннары алар белән аерым эш бара. Кайберләре күнекмәләр булдыру өчен Казан ипподромына да җибәрелә, ярышларда катнаша башлый, – дип аңлатты эш барышын җайдак. 

Ирешелгән җиңүләр шактый

Людмила Ензаева атларны арбага җигелеп йөгерүгә өйрәтеп кенә калмый,  җигүле юртакта җайдак булып үзе дә ярыша. Эшләгән шул ике елында ул төрле шәһәрләрнең лицензияле ипподромнарында үткәрелгән 200 дән артык ярышта катнаша. Шуларда да ул 20 тапкыр призлы урыннар ала. Узган ел районыбызда үткән Уяв бәйрәмендә – 1 нче, Сабантуйда 2 нче килә. Бөтенроссия күләмендә узган ярышларда катнаша. Ижевск һәм Ульяновскида – 3 нче, Әлмәттә, Казанда 2 нче урыннарны ала. 

Людмиланың җитәкчесе Марат Гобәйдуллин да хезмәткәрен бары тик мактап телгә алды:

–     Хуҗалыкка җигүле чабышкылар әзерләү өчен җайдаклар булып эшкә урнашучылар бар. Әмма бездә таләпләр зур. Җәй көне җайдакларның эше – иртәнге бишләрдә, кыш сигезләрдә башлана. Алар һәр көнне бишәр атны 10-12 шәр чакрым чаптыра. Юртакларны җигелүгә, чабышка өйрәтүнең үз нечкәлекләре. Бар кагыйдәләрне дә үти, атлар белән тиешенчә эшли алмыйча күпләр китеп тә бара. Людмила юртакларга җай таба белә. Нинди генә холыклы булмасын, ат аны тыңлый. Чөнки курыкмый ул алардан. Җайдагыбыз Некрасов әсәрендәге кебек: “Чабып барган атны да туктата, янып торган өйгә дә керә”. Шул ук вакытта ул – чын спортчы. Ярышларда беренче булырга тырышып, җиңәм, дип, бар күңелен биреп чаба ул. Шуңа уңышлары да куандырырлык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев