Республикада “Хатын-кыз курсы” дип исемләнгән өйрәтү проекты гамәлгә керде
Яңалыклар

Республикада “Хатын-кыз курсы” дип исемләнгән өйрәтү проекты гамәлгә керде

Аның нигезендә Базарлы Матакның Балалар иҗат йортында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова җитәкчелегендә чара узды.

Анда ирләрен, улларын махсус хәрби операциягә озатучы, инвалидлыгы булган, күп бала үстерүче аналар чакырылган иде. Аналар иң элек “Пособиядән субсидиягә кадәр: балалы гаиләләргә финанс ярдәме” дип исемләнгән видеолекция тыңлады.

Шул ук вакытта биредә белгечләр: районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова һәм ТР социаль фондының клиентлык хезмәте җитәкчесе Ләйсән Борһанова чыгыш ясады. Алар социаль ярдәм чараларына янә тукталды, очрашудагы хатын-кызларның сорауларына җавап бирде.


Нет комментариев