Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында 7 яшьлек бала базга төшеп һәлак булды

Базарлы Матакта коточкыч хәл булды. Кичә, 13 майда, кичке сәгать сигезләрдә Глонасс+ 112 системасы буенча 7 яшьлек бала югалу турында хәбәр килә.

Шалтыратучылар сабыйның сулы базга егылып төшүеннән шикләнүен әйтә.

Берничә минуттан гадәттән тыш хәлләр буенча район хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр әйтелгән урынга килә. Бердәм диспетчер хезмәте үзәге (ЕДДС) мәгълүматларына караганда, бала сулы базга егылып төшеп тончыккан. Аерым төзелгән агач бинадагы базның тирәнлеге 2,5 метр булган. Анда 1,2 метр чамасы язгы сулар төшкән. Коткаручылар килеп җиткәнче, күршедәге ир-ат баланы баздан чыгарган һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренә тапшырган. Сабыйда яшәү билгеләре күренмәгән инде. Медицина хезмәткәрләре балага беренче ярдәмне күрсәткән һәм Базарлы Матак хастаханәсенә алып киткән. 20 сәгать 30 минутта сабый җан биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев