Әлки районында басуларда тырмалау эшләренә керештеләр
Язның иртә килүе, кышның аз карлы булуы – коры җәйгә ишарә ясаучы беренче билгеләр.
Шунлыктан кыска вакыт аралыгында, ун көн эчендә, безнең игенчеләргә 72 мең гектар мәйданда (уҗым, печән басулары, туңга сөрелгән җирләрдә) дым каплау эшләре башкару мөһим.
Бу атнада авыл хуҗалыгы буенча эре предприятиеләр дә, фермер хуҗалыклары да басуларда тырмалау эшләренә керештеләр.
Бүгенгесе көндә басуларда дистәләгән тырма агрегаты эшли. Әйтик, “Хузангай”да –13 агрегат, “Востокзернопродукт”та – 16 агрегат, “Хәмитов” крестьян-фермер хуҗалыгында – 4. Шулай ук “Сутягин” һәм “Ерусланов” хуҗалыкларында да агрегатлар басуларга чыктылар.
Район кырларында җәмгысы 92 тырма агрегаты эшләячәк, алар барысы да төзек хәлдә. Бер тәүлектә кимендә 7900 гектарда бу эшләрне башкару зарур.
Язгы кыр эшләрендә 56 культиватор, 23 катоклау, 79 чәчү агрегатын файдалану күздә тотыла. Бездә 18 берәмлек чәчү комплексы бар. Быел игенчеләребезгә 24 мең гектарда кукуруз һәм көнбагыш чәчәргә кирәк булачак. Моның өчен 39 чәчү агрегаты әзерләнгән.
Бәяләр кыйммәтләнсә дә, механизаторлар быелгы сабан эшләренә башлыча төзек хәлдәге техника белән керешкәннәр. Ремонт эшләре өчен 90 миллион сумлык запас частьләр сатып алынган.
Билгеле, язгы кыр эшләре чорында техника куркынычсызлыгы төгәл үтәлергә тиеш.
Трактор, автомобильләр медицина аптечкалары, янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителүнең контроль үзәгендә булуы, шулай ук механизаторлар, чәчү эшләрендә катнашучыларның махсус эш киемнәре белән тәэмин ителүе шарты куелган.
Бу көннәрдә басуларга ашлама кертү эшләре дә кызу темпларда башкарыла. Уңышы әйбәт булырга өметләндергән басуларга гектарына 120 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелә.
Районда 18,8 мең гектар мәйданда уҗым бодае булса, шуның 16 меңе тукландырылган. Бу эш, һава торышы комачауламаса, атна ахырына төгәлләнә, дип фаразлана. 7 меңгә якын күпьеллык үләнгә ашлама кертү планлаштырылган булса, бу эш инде тулысынча башкарылган.
Ашлама кертүдә “Хузангай” җәмгыяте үз агрегатлары көченә таянса, “Востокзернопродукт” исә эшне, берничә бригаданы читтән чакыртып, килешү нигезендә алып бара.
Язгы чәчү 18,4 мең гектарда башкарылачак. Моның өчен чәчүлек тә, ягулык материаллары да, ашлама һәм техника җитәрлек хәлдә. Иң мөһиме, әлеге эшләрне башкарырга тәҗрибәле, җиң сызганып хезмәт куярлык ир-егетләребез бар безнең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев