Әлки районында бер авыл җирлеге башлыгының вәкаләтләре вакытыннан алда бетерелде
19 сентябрьдә Әлки районындагы бер авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл җирлеге башлыгы, депутатлык вәкаләтләрен бетерү гаризасы каралды.
Сәбәп: “Ришвәтчелекне булдырмау турында”гы Федераль канун белән билгеләнгән йөкләмәләрне үтәмәү. Утырышта керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек төрендәге йөкләмәләр турындагы мәгълүматларның тулылыгы, дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре каралды. Тикшерү нәтиҗәләреннән исә дөрес һәм тулы булмаган фактларны бирү очраклары булуы ачыкланды.
Совет утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президенты ришвәтчелеккә каршы идарәсенең бүлек мөдире Равия Шрша, район башлыгы Александр Никошин, прокурор Руслан Гыйзәтов, депутатлар, районның муниципаль хезмәткәрләре катнашты.
Равия Шрша үз чыгышында ришвәтчелеккә каршы кануннарда каралган бар тыюларны, чикләүләрне, таләпләрне катгый рәвештә үтәргә кирәклеген ассызыклады, киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы тарафыннан бирелгән керемнәр турындагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Соңыннан авыл җирлеге башлыгы, депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда бетерү турында бердәм рәвештә карар кабул ителде.
Шулай ук әлеге көнне комиссия Әлки районында ришвәтчелекне булдырмау максатыннан эшләрне координацияләү мәсьәләсен карады. Анда Әлки районында ришвәтчелеккә каршы нинди чаралар үткәрелүе тикшерелде. Утырышта Әлки районы башлыгы ярдәмчесе Алсу Хәйруллина, район прокуроры Руслан Гыйзәтов, район башлыгы Александр Никошин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Марат Сәлахов, Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы идарәсе бүлек мөдире Равия Шрша чыгыш ясадылар. Равия Бәдертдиновна керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек төрендәге йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны биргәндә кануннарны үтәргә һәм кызыксынулар конфликтын булдырмаска, җайларга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Шулай ук ришвәтчелеккә каршы кануннарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Район башлыгы Александр Никошин эшкә нәтиҗә ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев