Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре”н район читендәге авыллар ныграк көтеп ала

Чиябашта хат ташучы булып эшләүче Гөлнәзирә Галимова белән авыл халкы күрешеп сәлам биргәч: “Район газетасы бармы бүген?” – дигән сорауны бирми калмый икән.

Димәк, “Әлки хәбәрләре”н район читендәге авыллар ныграк көтеп ала икән.

Гөлнәзирә, Рус һәм Татар Чиябашы авылларыннан тыш, 5 чакрым ераклыктагы Мулланур Вахитовка да барып, газета-журналлар өләшеп кайта икән.

–     Анда инде атнага бер генә барасыздыр? – дим, транспорты булмаган бу мөләем ханымга.

–     Сез нәрсә, атнага ике-өч тапкыр барабыз. Ирем машинасы белән йөртә. Газетадан тыш, пенсия өләшергә дә кирәк бит. Мулланур Вахитов халкын бик якын күрәм. Алар мине туганнары кебек каршы алалар. Подписка башлангач, авыллары белән газеталарга беренчеләрдән булып язылып куялар, – дип, Гөлнәзирә ачылып сөйләште безнең белән.

Район почта бүлеге җитәкчесе Минзакир Гайфуллин Гөлнәзирәләр өе каршында сөйләшеп торганда:

–     Менә бу йорт безнең почта бүлеге булып та хезмәт итә. Әлеге өйгә почтаны, посылкаларны, халык заказ биргән товарларны кайтарып бушатабыз. 
Гөлнәзирә Галимовадан: “Шулкадәр  авылларга ничек почта, пенсия өләшеп өлгерәсез?“ – дип сорадым. 

–     Элегрәк газеталарны таратырга балалар булыша иде. Хәзер инде үсеп китеп беттеләр. Үземә генә калгач, ирем ярдәм итәргә тырыша, – ди.

Гөлнәзирә Галимовага без хезмәтен намус белән, тырышып башкарганы өчен, “Татмедиа” җәмгыяте “Әлки хәбәрләре” газетасы  редакциясе Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдык.
Гадәттә, без хезмәт кешеләре турында  язганда “Эше дә бар – ашы да бар” дибез. Ә менә почтада башкача – эше алдагы елдан арта бара, “ашы” – хезмәт хакы аска тәгәри. Бу эштә инде хәзер авылы, халкы өчен янып-көеп яшәүчеләр – Гөлнәзирә Галимова кебекләр намус белән хезмәтен дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев