Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр 2 миллион сумнан артык акчаларын алдаркараклар хисабына күчергән

Хокук саклау хезмәтләре күп тапкырлар сак булырга һәм таныш булмаган телефон номерыннан шалтыратучы затларга ышанмаска чакыруларына карамастан, район кешеләре алдаркаракларның хәйләсенә һаман да ышанып, акчаларын чит затларның хисапларына күчерә.


Алдаркараклар, гадәттә, түбәндәгечә алдый: 
–    билгесез платформаларда авторизация үтүне һәм ялган тавыш бирүләргә җавап бирүне сорыйлар. Бу очракта сезнең шәхси мәгълүматларыгыз алдаркараклар кулына эләгә;
–    интернетта ышанычсыз сылтама аша күчүне сорыйлар;
–    банк белән килеп чыкан борчуларны хәл итү өчен, телефонда нинди дә булса кушымта урнаштырырга тәкъдим итәләр;
–    сезнең исемнән кредитка заявка бирелүен һәм аны ахырга кадәр рәсмиләштереп бетерергә, “резерв хисабына” акча күчерергә кирәклеген хәбәр итәләр;
–    туганыгыз бәлага юлыгуын һәм аңа ярдәм итү өчен, акча күчерергә кирәклеген әйтәләр;
–    мессенджерларны һәм социаль челтәрләрдәге парольләрне белеп, сезнең туганнар яисә дусларыгыз исеменнән бурычка акча биреп торуны үтенәләр. 
Әлки районы эчке эшләр бүлеге шуны искә төшерә: үзләрен банк хезмәктәре яисә банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип таныштырган абонентның таныш булмаган номерлардан шалтыратуына ышанмаска. Әйтелгән мәгълүматны тикшерү өчен, банкка шәхси мөрәҗәгать итәргә яисә банк картасы артында күрсәтелгән номер буенча бердәм белешмәләр хезмәтенә шалтыратырга кирәк. 
Шуны онытмагыз: билгесез рәвештә акча күчерелгән очракта, бар банкларның да кулланучыларның борчуларын хәл итүче  бердәм куркынычсызлык хезмәте юк. Моннан тыш, банкның куркынычсызлык хезмәте сезгә үзе шалтыратмаячак. 
Әгәр банк картасындагы акчаны кемнеңдер күчерер өчен ниндидер алымнар куллануына шик туса, картаны ябарга һәм әлеге хәл турында бу карта буенча хезмәт күрсәткән банкка шалтыратырга кирәк. 
Социаль челтәрләрдә яисә мессенджерларда туганнар, дуслар, хезмәттәшләр бурычка акча сораса, алар белән шәхси күрешеп, аларга ярдәм кирәклегенә ышану мөһим. 
Исегездән чыгармагыз! Банк хезмәткәрләре “WhatsApp”, “Telegram” мессенджерлары аша шалтыратмый һәм җинаятьчеләрне тотуда ярдәм сорамый. 
2024 елның 4 аенда районда яшәүче берничә кеше кредитка алган акчасын (гомуми күләме 2 миллион сумнан артык) алдаркараклар хисабына күчергән.
Шуңа да сак булсагыз иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев