Иске Әнҗерәдә туып-үскән, хәзерге вакытта Казан янындагы бистәдә яшәүче Алмаз Нуруллин белән “Әлки хәбәрләре” редакциясендә очрашырга сүз куештык.
Хатыны белән сыйныфташының Базарлы Матакта үтәсе юбилеена кайтышлары иде аларның. Безнең белән сөйләшүдән соң, туган авылы Иске Әнҗерә зиратына барып, әти-әнисе каберләрендә булып, догалар укып килергә дә ниятләгән ул.
Алмаз Нуруллинның шигырьләре 2023 елда китап итеп бастырылды. “Күңелемнән чыккан хисләр” дип аталган әлеге җыентыкны, “Автордан истәлеккә”, – дип имзалап, Алмаз безгә дә бүләк итте.

Райондашыбызның шигъри җанлы егет булуы, аның иҗат җимешләренә көйләр язылып, җырлар туу хакында ишеткән бар иде. Безне бу юлы очраштырган төп сәбәп исә – яңа гына “Балаларым” җырына төшерелгән клип.
Мин – гомерлек шофер
– Алмаз сез нинди хезмәт кешесе?
– Мин – гомерлек шофер. Берничә ел элек, йөк машиналары сатып алып, үз эшемне башлаган идем. Эшләр ул вакытта бик бармады, машиналарны сатып җибәрдем. Башка юнәлешләрдә хезмәт куйганнан соң, янә үз эшемне ачтым. Юллар төзүче зур бер компаниягә автомобиль хезмәте күрсәтәм. Үзем үк, бер КамАЗ га утырып, шоферларым белән бергә эшлим. Кыскасы, мин хәзер дә шофер хезмәтен башкарам.
Солдат хезмәте чорында иҗат итә башладым
– Шигырьләр язу, җырлар иҗат итү, алардан клиплар тудыру кебек сәнгать юнәлеше каян килгән соң сезгә?
–Беренче шигырьләремне солдат хезмәте чорында иҗат итә башладым мин. Аларның кайберләрен әниләргә, хат язганда, салып та җибәрдем. Ул елларда күбрәк сагынуга багышланган шигырьләр язылды инде. Аннан ул шөгыль тормыш мәшәкатьләре белән онытылып торды. Гаиләле булып, балалар белән мәш килеп яши башлагач, янә каләм тибрәтә башладым.
Шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышып барам
– Мин сезнең шигырьләр белән элек танышкан идем. Шул вакытта сезнең, башкалар күрмәгәнне күреп, тотып алып, матур шигъри тәлгәшләргә тезүегезгә игътибар иттем. Шигырь – үзенчәлекле, нечкә жанр. Каян килде икән сезгә шундый осталык?
–Мин үзлектән өйрәндем. Күп кенә шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышып барам. Әнә шулай өйрәнгәнмендер инде. Беренче китапны чыгарганда, бастырыр алдыннан, берәр шагыйрьгә күрсәтәсем калган. Минем икенче китабым чыгарга әзерләнә, анысын, төзәтмәләр кертер өчен, берәр шагыйрьгә бирермен дип торам.
Авыл көне матур үтте
– Сез узган ел Иске Әнҗерәдә Авыл көнен үткәрүдә башлап йөрүче идегез. Хәтерлим: бәйрәм бик күп халык катнашында, югары дәрәҗәдә үтте. Анда сез беренче клибыгызны да яздырган идегез, бугай...
–Авыл көне матур үтте. Анда безгә якташыбыз Азат Мәҗитов та бик ярдәм итте. Без яшь вакытта Сарман, Актаныш районнары турында матур җырлар тыңлап үстек.
Әлки районына багышланган җыр ишетәсе килде
Бик тә үзебезнең Әлки районына багышланган җыр ишетәсе килә иде. Соңрак Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында искиткеч матур “Әлкием, бәллием” җыры барлыкка килде. Аннан күп кенә авылларга багышланган җырлар бер-бер артлы ишетелә башлады. Табигатьнең матур почмагына урнашкан туган авылым турында җыр булдырасым килде. Әлеге җырның көй авторы – Башкортстанда яшәүче Лилия Вахитова. Ул аның башкаруында яңгырады да. Туган авылымда якташларым катнашында шул җырга клип төшерү хыялымны тормышка ашырырга миңа район мәдәният йорты хезмәткәрләре бик ярдәм итте. Аны без “Сөмбелә” төркеме башкаруында яздырдык. “Иске Әнҗерәм” җырына клип шулай туды.
Кайбер җитешсез яклары бар
Бу минем беренче клибым иде. Халык яратты аны. Шулай да аның кайбер җитешсез яклары да бар. Җыр барышында хәрәкәт азрак анда. Ә менә “Балаларым” җырына икенче клипны эшләгәндә, без ул хатаны кабатламаска тырыштык. Клип Казанның төрле урамнарында һәм минем өйдә төшерелде. Аны челтәрләргә урнаштыргач ук, ул бик күп караулар җыйды, фикерләр язылды.
Җырны шул ук “Сөмбелә” төркеме башкарды. Эльмира Шиһапова, Гөлфирә Нургалиева, Аида Гайнетдинова, клип төшерү өчен, иртә таңнан Казанга килделәр. Чөнки көндез урамнарда туристлар, шәһәр халкы күп була. Кызларга бик рәхмәтле мин. Шулай ук гаиләм, балаларыбыз әлеге фикерне хуплап, төшерүләрдә катнаштылар.

–Күренеп тора, клип бик профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән.
–Аны үз эшенең остасы булган Альберт Галиуллин төшерде. Ул –инде күп кенә җырчылар белән эшләгән кеше. Альберт шул шигырьгә көен дә үзе язган иде.
Безнең шул хезмәтләр мирас-ядкяр булып калыр
–Алмаз, сез китаплар чыгарасыз, клиплар төшертәсез, Авыл көне кебек зур бәйрәм оештыруда катнашасыз. Болар бит гаилә бюджетына шактый гына чыгымнар да китерәдер. Сез, әлегә җитеп торсын, дип уйламыйсызмы?
–Бу мавыгулар бит күңелдәге уй-хисләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Алар үзенә бер канәгатьлек бирә миңа. Кемнәрдер, акча керсә, яңадан-яңа машина сатып алуга тота. Ә мин үземнән соң бер истәлек, хатирә булып калсын дип, шулар белән мавыгып яшим. Оныкларыбыз үсеп килә. Аларга безнең шул хезмәтләр мирас-ядкяр булып калыр.
Башымда бик кызыклы хыяллар яши
– Димәк, әле без алга таба да сезнең иҗатны күреп сөенербез?
–Башымда бик кызыклы хыяллар яши. Әлегә атыйсым, белгертәсем килми. Тормышка ашыргач, нәрсәләр турында фикерләр йөрткәнемне тиз аңларсыз. Һәр иҗат кешесенә этәргеч, таяныч кирәк. Ә минем туган җирем, гаиләм, туганнарым, дусларым, сабакташларым – бик көчле таянычларым, төрле омтылышларны арттыручыларым. Яшәешнең асыл якларын күреп, авырлыкларны ансат җиңеп, ныклы адымнар белән алга атлыйсы иде. Мин һәр кешегә дә шуларны телим.
–Эчкерсез әңгәмәбез өчен рәхмәт, Алмаз. Хезмәтегез белән иҗатыгыз шулай озак еллар үрелеп барсын иде!

Нет комментариев