Россиядә якынча 2 миллион кеше тазарудан интегә.
Ә чынбарлыктагы саннар тагын да югарырак – һәр дүртенче кеше дип әйтергә була. 20 яшьтән узган ир-атларның – 15%, хатын-кызларның 28,5 процентында артык авырлык бар. Ә мондый хәл исә кешенең 8 елга гомерен кыскарта.
Тазару сәбәпле килеп туган чирләр:
- - шикәр авыруы;
- - бавырның майлануы;
- - буыннар (тезләр) авырту, аякларда кан тамырлары авырулары;
- - кан басымы күтәрелү;
- - йөрәк һәм кан тамырлары авырулары;
- - үт ташы авырулары;
- - йоклаганда сулыш алу тукталу (апное) һәм башкалар.
Артык авырлык белән көрәш:
- Дөрес туклану!!! (Авыруны тәлинкә төбеннән эзләгез)
- Аз-азлап, ешрак ашарга тырышыгыз.
- Майлы, тозлы, әче, җиңел үзләштерелүче шикәр, күмәч, соуслардан баш тартыгыз.
- Сыйфатлы ризыклар ашагыз. Туклыклылыгы әз булган ризыкларга: җиләк-җимеш, яшелчәләр, бөртекле культуралар өстенлек бирегез.
- Көнгә 1,5-2 литр су эчегез.
- Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз: күп йөрегез, йөзегез.
- Начар гадәтләрдән баш тартыгыз.
Вакытында табибка күренегез, диспансеризацияне үтегез – белгеч сезгә ни өчен авырлык җыелуын ачыкларга ярдәм итәр. Артык авырлыгы булмаган кеше үзен бәхетлерәк хис иттә, яхшы йоклый.
Венера Садыйкова, авыруларны кисәтү бүлмәсенең шәфкать туташы.
Нет комментариев