Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗат йортында марш атлауга җырлап баруны карау булды

Бүген балаларны хәрби-патриотик һәм гражданлык рухында тәрбияләү аеруча мөһим. Монда яшүсмернең шәхесен үстерү, аңарда ватанпәрвәрлекне, Ватанга тугрылык һәм аны сакларга әзер булу хисләрен тәрбияләү төп юнәлешләрнең берсе булып тора.


Май ае башында 1941-1945 елларда Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бигеләп үтү кысасында Балалар иҗат йортында марш атлауга җырлап баруны карау булды. Анда Базарлы Матак балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәбе укучылары катнашты. 
Көндәшлек бик зур булды. Бар отрядлар да куелган бурычны лаеклы үтәделәр. Аларның бу чарага ныклап әзерләнүе күренеп тора иде. Балалар биремнәргә бик тә җаваплы карап, җырларны дәртле башкардыдар, команда белән маршны атлый белүләрен һәм биргән боерыкларны бердәм рәвештә үти алуларын күрсәттеләр. 

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә тантаналы рухтагы чарага укучылардан калышмаслык итеп әзерләнгән иде. Алар өчен бу аеруча зур сынау булды, чөнки аларның шулай беренче тапкыр чыгыш ясаулары иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев