Чуаш Борнае авылында МХОда катнашучы белән очрашу узды
Яңалыклар

Чуаш Борнае авылында МХОда катнашучы белән очрашу узды

Чуаш Борнае мәдәният йортында җылы һәм бик ихлас «СВО геройлары — безнең якташлар» очрашуы узды.

Аның герое безнең якташыбыз, СВО катнашучысы Александр Андреев булды.

Залга төрле буын кешеләре җыелды: укучылар, укытучылар, авыл җирлеге халкы — барысы да беренче авыздан сөйләнгәнне ишетергә теләде. Александр килгәннәр белән үз уйлары һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты, сугышчы булу нәрсәне аңлатканын, сафтагы туганлык турында сөйләде.

Очрашуга аерым җылылык Александрның янәшәсендә аның әти-әнисе — әнисе Валентина Геннадий кызы һәм әтисе Николай Петр улы утыруы өстәде. Алар уллары белән горурланулары күренеп тора иде.

Балалар да дәшми калмады — сораулар бирделәр, һәр сүзне тотып алдылар. Ә Александр намуслы һәм гади итеп җавап бирде. Ул патриотизм — плакатлардагы матур сүзләр түгел, ә көндәлек хезмәт, ярдәм итәргә әзерлек, җаваплылык хисе һәм Ватанга мәхәббәт, дип билгеләп үтте.


Нет комментариев