Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә үткәреләсе спорт чаралары

1 гыйнварда 13.00 сәгатьтә чаңгы базасында – чана белән таудан шуу; 11.00 дә “Яшь имәннәр” лагерында чаңгыда шуу.

 
2 гыйнвар – 13.00 сәгатьтә “Алинә” спорт залында хоккей буенча “Иптәшләр очрашуы”. 
3 гыйнвар - 11.00 сәгатьтә районның мәдәният йортында шахмат турниры. 
4 гыйнвар – Түбән Әлки авылында билбау белән көрәш буенча спорт мәктәпләре турниры. Шулай ук әлеге көнне Базарлы Матакның чаңгы базасында Спартакиадага әзерләнү кысасында муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары оештырыла.
5 гыйнвар – “Алинә” спорт залында киокусинкай буенча Раштуа турниры. Шул ук көнне 10.00 сәгатьтә балалар иҗат йортында шашка уеннары буенча Яңа ел турниры уза. 
6 гыйнвар – “Алинә” спорт залында 13 яшькә, 15 яшькә һәм зурлар арасында бадминтон буенча спорт мәктәпләре беренчелеге; Түбән Әлки авылында хоккей буенча Әлки районы чемпионаты, 2 тур. 
7 гыйнвар – “Алинә” спорт  залында мини-футбол буенча турнир. 
8 гыйнвар – “Ләйсән” бассейнында 2009 елда туучылар һәм алардан яшьрәкләр арасында йөзү буенча Спорт мәктәбе беренчелеге. 
9 гыйнвар - “Алинә” спорт  залында волейбол буенча турнир. 
11 гыйнвар –  “Алинә” спорт залында пауэрлифтинг буенча Әлки районы беренчелеге. 
Әлкилеләр, ярышларга рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев