Сгущенка белән җиләкле туңдырма рецепты
Җиләкне бик яратабыз.
Гөлнара Хөсәенова, Чуаш Кичүе авылы, башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Җиләкне бик яратабыз. Шуңа аны үстерү өчен бакчабызда шактый гына мәйдан бүлдек. Бакча җиләге, билгеле, үзенә зур игътибар сорый. Үсентеләрен даими яңартырга, мыекларны тиешле вакытта өзәргә, ашларга, суын да күп сибәргә кирәк. Шулай карасаң да, уңышы куандырмаска мөмкин. Узган ел, мәсәлән, чәчәкләргә кырау төште, җимешсез калдырды. Ә менә быел җиләк сөендерә. Ике тапкыр 10 ар литрлы чиләкне тутырып кердек. Әле үсеп, кызарып-пешеп килүче җиләкләр шактый, күренеп тора: тагын җыярбыз. Ә аны эшкәртүгә килгәндә, беренчедән, рәхәтләнеп ашыйбыз. Казанга – балаларга да җибәрдек. Кайнатмасын да ясыйм, шикәр белән изеп тә куям. “Җиләкле туңдырма” дигән яңа рецепт буенча да татлы ризык әзерләдем. Ул бакча җиләгенә куертылган сөт кушып әзерләнә. Җир җиләген дә җыярга яратам. Авылдашлар болыннарны әйләнеп кайтты инде: җиләк күп, эре, дип әйтәләр...
“Җиләкле туңдырма” рецепты
1,5-2 кг – бакча җиләге
1 стакан – куертылган сөт.
Җиләкләрне төйгеч яисә блендер белән изәсең һәм куертылган сөт өстәп болгатасың. Әзер ризыкны кечкенә савытларга салып, туңдыргычта саклыйсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев