Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Камка авыл җирлегендә рәхмәтле халык яши

Иске Камкада өч авылны берләштереп халыек җыены узды.

 Яңа төзелгән мәдәният үзәге  тамаша залы урыннары бар халыкны сыйдырмаган булыр иде – шуңа өчтәмә урындыклар төзеп чыкканнар.

Авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотканда авылдашларына, җирлектәге социаль хезмәткәрләргә даими булышлыклары өчен рәхмәтләр әйтте. Ә узган ел башкарылган эшләр биредә байтак икән. Фәргать Әкбәров:

- Былтыр авылның Тегермән урамына буеннан-буена, ә аның озынлыгы бер чакрымга якын, юл полотносы ясалып, вак таш түшәлде. Бу эшне үзара салым хисабына гына башкарып чыгу мөмкин эш түгел иде. Безгә район башлыгы Александр Никошин зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте коллективы җитәкчеләре Фоат Вәлиев Рашат Гыйззатуллига олы рәхмәтләребезне әйтәбез, – диде.

Ул әлеге юл салганда юл төзүчеләр урамга чыга торган буаны да ремонтладылар, диде. Ә инде авыл ир-егетләре Ерман? Инеше буйлап үскән агачларны ике яклап чистартканнар.

Узган ел Иске камканың Түбән урамы юлына түшәр өчен 160 тонна вак таш ташып куйганнар. Быел язга ул урам юлын әйбәтләп ясап та куярга исәпләре.

Карамалы авылындагы чүп-чар өчен куелган алты контейнерларга да мәйданчык ясаганнар, тирәсен тотып алганнар.

Өч авылда төнлә барысы 172 лампа яна. Ел дәвамында шуларның 85е сафтан чыккан. Аларны кичекмәстән алыштырып барганнар.

Яңа Камка авылында су насосы янган. Аны яңасына алыштыру 92 мең сумга төшкән.

Иске Камка җирлегендә халыкка су белән өзлексез тәэмин итү торышы бик әйбәт. Моны җыенда бер хатын-кыз басып та сөйләде. “Өйләребездә су килү бер генә көнгә дә туктамады, рәхәттә яшибез”, – диде ул.

Карамалыда суүткәргечләр искергән. Аны яңарту буенча авыл җирлеге башлыгы эшен дә башлаган. Узган ачы суыкларда да (монда урыны белән 45 градус салкын күзәтелгән) суга өзеклек булмаган. Җирлек башлыгы үз чыгышында башняларны карап, су тутырып торучылар Илнур Вәлиев, Рамил Хәсаншин, Ислегөл Гыйлметдиновага рәхмәтләрен җиткерде.

Иске Камка җирлегендә 145 хуҗалык бар, аларда 250 кеше яши. Өч авыл өчен бик аз халык шул бу. Бигрәк тә Карамалы авылы күзгә күренеп картая, кечерәя бара. Былтыр да  бер сабый да тумаган, ә дүрт кеше вафат булган. Анда мәктәп тә, балалар бакчасы да ябылды. Бу яктан Иске Камкада хәлләр күпкә алда. Авылда былтыр 2 бала туган. Балалар бакчасында 6 сабый тәрбияләнә.  Башлангыч мәктәптә 7 укучы белем ала.

Иске Камка җирлегенә якташлары Ришат Хатыйпов зур булышлык күрсәтә. Ула алдагы елларда авыл чишмәләрен төзекләндерүдә гаять зур эшләр башкарган иде. Былтыр авыл мәчетенә зур келәм алып кайтып җәйдергән. Авыл көннәре, өлкәннәр көнендә матди яктан 1әр елны ярдәмен күрсәтә. Җыенда катнашучылар игелекле якташлары, хөрмәт белдереп, гөрләтеп кул чаптылар. Җирлектә быелга да бик җитди эшләр билгеләнгән. Аларның барысы да тормышка ашасына һич шик юк. Халык та бит монда февраль аенда ук үзара салымны 100 процент тапшырып куя. Димәк, җәй әйләнәсе куелган максатларга ирешү өчен хөкүмәттән субсидия дә кайтып җитә.

Гадәттә башка авыл җыеннарында хисап докладыннан соң сораулар була иде. Монда әле берсе, әле икенчесе җирлек башлыгына рәхмәтләр яудыра башладылар. Бер ханым: “Тегермән урамыннан елның теләсә кайсы вакытында җиңел автомобиль белән йөреп була”, – дип шатлыгын уртаклашып, рәхмәтләрен җиткерде.

Яңа Камкадан килгән бер ханым: “Без кечкенә авыл булсак та, ким-хур түгел. Җирлек башлыгы бөтен чараларга, бәйрәмнәргә алып килеп катнаштыра, рәхмәт үзенә”, – диде.

Карамалы фельдшеры Рәзидә Вәлиева:

- Олыгаеп барсам да, эшләргә теләгем зур әле. Фәргать Әсхәт улы һәрьяклап булышлык күрсәтә, кайгырта безне, – диде.

 

Җыенда һомгаклау сүзе белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов чыгыш ясады.

- Иске Камка җирлеге бик күп эшләре белән башкаларга үрнәк булып тора. Ул рейтингта һәрчак алдынгы урыннарда. Шулай бердәм булып, исән-имин яшәвегезне телим, – диде.

Ахырдан авыл уңганнары, юбилярлар, үрнәк гаиләләрне җылы сүзләр әйтеп бүләкләделәр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев