Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Кәчи элемтәле булды

Югары Кәчи авылында Ростелеком компаниясе үткәргән элемтә станциясе эшли башлады. Әлеге авыл кешеләренә бу уңай мөмкинлек халыкның тавыш бирүләре нәтиҗәсе ярдәмендә тудырылды.


Видеоконференцэлемтә аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында торак пунктларда кәрәзле элемтәнең 17 база станциясен ачуда катнашты. Югары Кәчидә урнашкан станцияне ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин видеоэлемтәгә чыкты.
Әлеге проект нигезендә 2023 елда Иске Тахтала халкы кәрәзле телефон элемтәсенә ия булган иде. Ә 2025 елда бу бәхет әхмәтлеләргә елмайды.  Быел Әхмәт авылында Ростелеком үзенең станциясен төзиячәк. 

Белешмә өчен: 
Цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында халык саны 100 дән 500 гә кадәр булган торак пунктлар территориясендә кәрәзле элемтә база станцияләре төзелә. Анда кәрәзле элемтә хезмәтләре я бөтенләй күрсәтелмәгән, я сыйфаты түбән булган. Татарстан Республикасының 26 авыл торак пунктында почта бүлекчәләрен модернизацияләү Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән (2022 елдан) башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев