Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хузангай” җәмгыяте механизаторлары язгы чәчүгә керештеләр

“Хузангай” җәмгыяте, “Көньяк Әлки” һәм “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” идарәләре механизаторлары язгы чәчүгә керештеләр – арпа чәчә башладылар.

 
Быел район игенчеләренә 50 мең гектар мәйданда сабан культураларын чәчергә кирәк.  Басуларда дым каплатуны да дәвам итәләр игенчеләр – эш күпчелек хуҗалыкларда ике сменада оештырылган. Барлыгы 12,3 мең гектар мәйдан биләгән күпьеллык үлән кырлары тулысынча тырмаланган. Механизаторлар туңга сөрелгән мәйданнарда дым каплатуда ару-талуны белми хезмәт куялар – 46 мең 400 гектар җирләрнең яртысы диярлек тырмаланган инде. Берничә хуҗалыкта әлеге агрочара уҗым культуралары басуларында үткәрелә башлады. 
Көзге культуралар районда 23,8 мең гектар мәйдан били. Әлеге басуларга иртә яздан  тулысынча диярлек минераль ашлама кертелде.  Ә шушы көннәрдә күп хуҗалыклар көнбагыш чәчүгә дә төшәчәкләр. Бу кыйммәтле май культурасы 14 мең гектарга якын мәйданда игеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев