Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Алпар егете “Минзәлә”не таныта

Узган атнада Казанда “Бәллүр каләм-2021” бәйгесенә йомгак ясалды. “Иң яхшы район (шәһәр) газетасы” номинациясендә “Минзәлә” газетасы җиңүче булып танылды.

  Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “Бәллүр каләм” символын газетаның баш редакторы, якташыбыз Илдус Шаһиевкә тапшырды.

Илдус Шаһиев Алпар авылында туып үскән, инде дистә елдан артык Минзәлә районы газетасының баш редакторы булып уңышлы хезмәт куя.

Без, әлкилеләр, якташыбызны олы бүләккә ия булулары белән котлыйбыз, “Минзәлә” газетасы коллективына яңа иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев