Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлый

Бу атнада без ике дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Тарихлары тирәнгә киткән бу ике әһәмиятле дата бер-берсе белән аваздаш та.

Халыклар бердәмлеге көне 17нче гасырдагы тарихи вакыйгалар уңаеннан барлыкка килде. Ул вакытта төрле милләт, төрле дин, төрле катламнан булган бабаларыбыз (предки) Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калганнар, Россия дәүләтчелеген ныгытканнар. Шуңа Халыклар бердәмлеге көне безнең өчен күпмилләтле һәм төрле диндәге халкыбызны берләштерүче күп гасырлык традицияләрне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм безгә ватанпәрвәрлекнең асыл мәгънәсен төшендерә, илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыгы хакында искәртә. 
Районыбызда бүген 19 меңгә якын кеше – дистәдән артык милләт вәкиле яши. Төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, төрле диннәр тотсалар да, алар бик күп еллардан бирле туганнарча дус һәм тату, үзара ярдәмләшеп гомер итәләр, районыбыз үссен, чәчәк атсын өчен кулга-кул тотынып эшлиләр. 
28 ел элек республикабыз парламенты тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе дә, нинди милләттән, нинди диннән булуына карамастан, һәр татарстанлының хокукларының һәм ирекләренең ышанычлы гаранты булып тора. Республиканың Төп законы Россия Федерациясе кысаларында  дәүләтчелегебезне, власть һәм җирле үзидарә органнарының тотрыклы эшләвен тәэмин итә. Конституция республиканың күпмилләтле халкының тынычлыкка, үсешкә, иминлеккә омтылышын чагылдыра. 
Татарстан бүген – илнең иң алдынгы һәм уңышлы төбәкләренең берсе. Республика икътисады үсә, халыкның тормыш шартлары яхшыра, законлылык һәм хокук тәртибе ныгый. Болар барысы да безнең район үрнәгендә чагылыш таба. Авылларыбызда төзелеш тынып тормый, торак йортлар, социаль-мәдәният, спорт объектлары сафка баса, булганнары төзекләндерелә. Шуны да истә тотарга кирәк: илдәге, республикадагы иминлек, теләктәшлек һәм законлылык безнең һәркайсыбызга бәйле. Үз хокукларыбызга һәм бурычларыбызга җаваплы мөнәсәбәтебез белән генә без дәүләт төзелеше нигезләрен сакларга булыша алабыз. 
Хөрмәтле райондашлар! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һәркайсыгызны бәйрәмнәр белән кайнар котлыйм. Нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, бәхетле мул тормыш, яңа хезмәт уңышлары телим. Күгебез һәрчак аяз, тыныч булсын, тормышыбызда тотрыклылык, татулык хөкем сөрсен!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев