Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле әлкилеләр!

Бүген без олы ихтирамга лаек буын вәкилләрен зур бәйрәмнәре – Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез. Бүген – әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә булган рәхмәт сүзләребезне җиткерә торган көн.
Кешелек җәмгыяте үзеннән алда килгәннәрнең хезмәте нәтиҗәләренә таянып үсә, ныгый һәм ил хакына, киләчәк хакына хезмәт итә башлый. Безнең бабайларга, әбиләребезгә замананың иң кырыс, иң катлаулы сынауларын үтәргә туры килгән бит. Алар Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, Җиңүне якынайту хакына тылда фидакарьләрчә эшләгән. Ватаныбыз өстендә Җиңү кояшы балкыгач, утта янган, снаряд-бомбалар астында җимерелгән шәһәр-авылларны өр-яңадан торгызган өлкәннәребез. Бүгенге тыныч, мул тормышыбыз – аларның тиңдәшсез батырлыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсе бит.
Хөрмәтле өлкәннәребез, һәрберегез алдында баш иеп, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм һәм иң җылы теләкләремне җиткерәм: сәламәтлегегез нык, гомерегез озын булып, һәр көнне шатлык белән яшәсәгез иде. Ул-кызларыгыз, оныкларыгыз рәхмәтле була белсен, сезнең турыда кайгыртсын, сезне кадерләсен. Илебез тынычлыкта яшәсә, тормышыбыз имин булыр. Без моның өчен бөтен көчебезне биреп эшләргә тырышабыз. Чөнки каршыбызда олы үрнәк – сезнең батырлыгыгыз, туган илебезне сөя, аның хакына яши һәм эшли белүегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, газизләребез!
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев