Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хастаханәсенең наркология кабинетында 26 кеше исәптә тора

​​​​​​​Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында наркотик һәм психотроп матдәләрнең таралуын булдырмау буенча эшләнгәннәргә нәтиҗә ясалды, яңа 2022 елга бурычлар билгеләнде. 

Утырышны комиссия җитәкчесе, район башлыгы Александр Никошин алып барды, анда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә чакырылган иде. 
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән девиз астында үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Алдан расланган план буенча ел дәвамында клубларда үсмерләр һәм яшьләргә наркотикларның зыяны турындагы фильмнар күрсәткәннәр, наркоманияне кисәтүгә юнәлдергән бию кичәләре, төрле күңел ачу ел чаралары оештырганнар. Мәгариф учреждениеләренең наркоманияне кисәтү буенча эшчәнлекләре нәтиҗәсе турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева чыгыш ясады. Ул районның барлык 20 мәктәбендә укучы 1942 бала катнашында класс сәгатьләре үткәрелүен, аларга медицина һәм полиция хезмәткәрләрен чакырулары турында әйтеп үтте. Әлеге теманы ата-аналар җыелышларында да күтәрәләр икән: укучыларның әти-әниләрен уяу булырга чакыралар. Социаль яктан куркыныч хәлдә булган балаларны тәҗрибәле педагоглар үз канатлары астына алып, төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә, үзешчән сәнгатьтә катнашуга тарталар. Мәктәпләрдә психологлар укучылар арасында сораштыру, шәхси әңгәмәләр үткәреп, балаларның тыелган матдәләрне куллануларын ачыкларга тырышалар.
Хәзерге вакытта район хастаханәсенең наркология кабинетында 26 кеше исәптә тора.  Аларның 14 е Базарлы Матакта, өчесе Юхмачыда, икесе Кошкида яши. Иске Матак, Татар Чиябашы, Иске Алпар, Югары Колчурино, Сихтермә-Хузангай, Татар Әхмәте, Югары Әлморза авылларында да наркотиклар кулланучы берәр кеше яши,–дип хәбәр итте район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев. – 2020 ел белән чагыштырганда аларның саны 8 кешегә артты. Араларында беренче тапкыр ачыкланган ике кеше бар, ә өч кеше хәлләре уңайлану сәбәпле исәптән төшерелде. Балигъ булмаганнар арасында исәпкә алынган балалар юк. 
Узган елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсе белән ун төрле наркотик матдәне ачыкларга сәләтле экспресс-тестлар таратылды. Безнең районда 120 бала профилактик карау һәм тестлаштыру үтте. Мәгариф идарәсе тарафыннан өстәмә рәвештә 118 тест бүлеп бирелде. Нәтиҗәләрнең барысы да тискәре. Ел дәвамында табиб-нарколог укучыларга наркотик һәм психотроп матдәләрнең зарары турында аңлаткан.
–2021 елда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышы булган өч кеше җавапка тартылды. Наркотик матдәләрне кулланучыларны, транспорт чаралары белән наркотиклар кулланган халәттә идарә итүчеләрне ачыклау өчен 186 рейд үткәрелгән, 7 кеше җаваплылыкка тартылган,–дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Ринат Зыятдинов. – Өч авыр җинаять буенча дүрт җинаять эше кузгатылды. Суд карары белән дүрт кеше транспорт чарасын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр. Аларның өчесе Базарлы Матакта, берсе Кошкида яши. 
Узган елда “Мәк” операциясе барышында кыргый киндер үскән сигез урын ачыкланган. Болар – Югары Колчурино, Чуаш Кичүе, Базарлы Матак, Салман авыл җирлекләрендә. Шундый үсемлекләр 70 квадрат метрдан артык мәйданда юкка чыгарылган. 
Полиция хезмәткәрләре деструктив, ягъни кешеләрне начарлыкка этәрүче сайтларны ачыклау белән дә шөгыльләнәләр. Районда ирекле халык дружинасы эшләп килә, аның әгъзалары көн саен торак пунктлар биләмәләрен тикшерәләр, яшьләр җыелган урыннарда булалар, имин булмаган гаиләләр белән аралашалар. 
Утырышка нәтиҗә ясап, район башлыгы Александр Никошин балигъ булмаганнарның җәмәгать урыннарында тәмәке тартуларын кисәтү чараларына игътибарны юнәлтте, яшьләр арасында наркоманияне һәм эчкечелекне булдырмау буенча эшчәнлекне активлаштырырга кушты. Ул үсеп килүче буынны файдалы шөгыльләргә тартырга, аларда дөньяга уңай караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә юнәлеш бирү, наркотикларга каршы торырга өйрәтү белән бәйле  эшне киңрәк оештырырга киңәш бирде. 
–Бигрәк тә профилактик исәптә торучы үсмерләр арасында шундый кисәтү чараларын нәтиҗәле итеп үткәрергә кирәк,–дип ассызыклады җитәкче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев