Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кулланучылар хокукларын яклау

Район прокуратурасына еш кына сыйфатсыз товарлар сатып алган очракта кулланучының хокукын яклау турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының (№2300-1, 07.02. 1992 ел) маддәсе нигезендә, әгәр товарның гарантия срогы, хезмәт итү вакыты һәм яраклылык вакыты билгеләнгән икән, гомуми кагыйдә буенча, әгәр товарның кимчелекләре гарантия срогы яисә яраклылык вакыты барышында ачыкланса, сатып алучы сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яисә вәкаләтле хосусый эшмәкәргә, импортерга) әлеге кимчелекләр буенча дәгъва белдерә ала.
Гарантия срогы яисә яраклылык вакыты билгеләнмәгән сыйфатсыз товарлар буенча таләпләр кимчелекләр товарны сатып алган көннән соң ике ел эчендә ачыкланган  очракта белдерелә (әгәр закон белән яисә сату-алу килешүе белән озынрак сроклар билгеләнмәгән булса). 
Әгәр инде товарның хезмәт итү вакыты билгеләнмәгән булса, аның сизелерлек кимчелекләрен бушлай бетерү турындагы таләпләрне җитештерүчегә (вәкаләтле оешмага яисә вәкаләтле хосусый эшмәкәргә, импортерга) товар сатып алынган көннән соң ун ел дәвамында белдерергә була. Шунысы да бар, әлеге кимчелекләрнең товар сатып алучыга тапшырылганга кадәр яисә аңа кадәр барлыкка килгән сәбәпләр аркасында килеп чыгуын исбатлау зарур.
Руслан Гыйзәтов, 
район прокуроры. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев