Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында зиратны төзекләндерү өмәсенә 84 яшьлек ветеран да кайткан иде

​​​​​​​Югары Колчуринода яшәүче һәркем авыл зиратын төзекләндерүдә катнашырга кирәк дип тапкан.

 Үзара салым акчасына көзеннән үк (кыйммәтләнгәнче дип) сатып алынган төзелеш материаллары Юрий Павловта сакланган. Май бәйрәмнәрендә өмә үткәрергә карар кылганнар, авылдаш-якташларына да хәбәр иткәннәр. Беренче көнне өмәдә 40 тан артык кеше катнашкан, үз техникасы белән  тракторчылар да килгән. Уртак көч белән карт агачларны кискәннәр, зират өстен корыган ботаклардан чистартканнар, ә иң мөһиме, иске агач койманы сүтеп алганнар. Икенче көнне авылдашлар яңа тимер баганалар утыртканнар, аларга металл рәшәткәләр беркеткәннәр. Евгений Скрипачев (газ белән эретеп ябыштыру эшләрен башкарган). Евгений Шапеев (төзелеш материалларын алып килеп торган), Алексей Рассадин (бензопычкы белән эшләгән) аеруча активлык күрсәткәннәр. Мәңгелек йортның коймасын корырга ярдәм итү өчен Сергей Горячев өч көнгә Димитровград шәһәреннән кайткан. Өмәдә турыдан-туры катнаша алмаучылар эшчеләр өчен коры паек әзерләгән. “Өлкән гвардия” – пенсионерлар Александр Христофоров, Геннадий Самарин, Зинаида Князьбеева да читтә калмаган, зиратны җыештыруда булдыра алганча ярдәм иткән. Ә 84 яшьлек  Николай Рассадин  иске тракторын кабызып чыккан, киселгән агачларны ташырга булышкан.

–Уртак эштән берничек тә читтә кала алмадым. Җирле властька ярдәм итәргә кирәк. Зур эшләрне бердәмлек белән генә башкарып чыгып була,–ди үзе дә озак еллар Югары Колчурино авыл советы белән җитәкчелек иткән хезмәт ветераны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев