Әлки районының Иске Матак мәктәбе укучысы Вячеслав Юманов чаңгычылар арасындагы кросста республика чемпионы булды
Яңалыклар

Әлки районының Иске Матак мәктәбе укучысы Вячеслав Юманов чаңгычылар арасындагы кросста республика чемпионы булды

Иске Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Вячеслав Юманов чаңгычылар ара¬сындагы кросста зур җиңү яулады.

Вячеслав – районыбызның иң оста чаңгычыларының берсе. Ул бу төр ярышларда күп тапкырлар район чемпионы һәм республика бәйгеләре призеры булды. 5 класстан бирле тренер Николай Ирдинкин җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчы егет бүген чаңгычыларның Татарстан җыелма командасына кандидат. Үткән атнада Ала­буга шәһәрендә чаңгычылар арасында узган ре­спублика беренчелегендә Вячеслав 5 километрлы дистанциягә йөгерә. Үзенең яшь категориясендәге 55 катнашучы арасында ул беренче урын яулый һәм Татарстан чемпионы исеменә ия була.


Нет комментариев