Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлешчә мобилизация башлана

20 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин илебездә өлешчә мобилизация башлануы турында игълан итте.

 
Ул мобилизациянең нәкъ менә өлешчә булуына басым ясады. Шуңа да хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запастта торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак. Аларга исә, иң беренче нәүбәттә,  Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүчеләр һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре алучылар, тиешле тәҗрибәсе булучылар керә. 
Хәрби хезмәткә чакырылучылар бүлекләргә җибәрелер алдыннан,  махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, мәҗбүри тәртиптә өстәмә хәрби әзерлек үтәчәк.
“Мобилизациягә эләккән кешеләргә тиешле статус, килешү белән хәрби хезмәт итүчеләргә каралган бар түләүләр биреләчәк һәм гарантияләр каралачак”, – диде Президент. Указда шулай ук дәүләтнең оборона заказын үтәү буенча бар өстәмә чаралар да каралган. 
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин “Мобилизация  игълан ителү турында”гы боерыкка кул куйды. Әлеге документ “Татарстан республикасы” газетасында басылды. Мобилизация 21 сентябрьдән башланды. Ул көнне Сергей Погодин киңәшмә үткәрде. Анда республиканың һәр районына мобилизация буенча бурычлар әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев