“Почта гына бетә күрмәсен“, - ди Иске Салман халкы
Иске Салман почта бүлеге җитәкчесе Ләйсән Зыятдинова узган яртыеллыкта “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыру буенча алдынгылар исемлегендә иде. Без әлеге уңышлы эшләүче почта җитәкчесенә район газетасы редакциясе Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдык.
Ләйсән Зыятдинова почта эшендә нәкь сигез ел элек хезмәт куя башлаган. Төгәлрәге, авылда почта бүлеге кешесез калгач, Ләйсәнне бик тә шул эшкә алынырга өндиләр. Ул моңа кадәр өендә инвалид баласын тәрбияләү белән мәшгүль була. Алар ире белән йорт тутырып маллар асрыйлар, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Бик җитеш, мул тормышта яшиләр.
Заманында бухгалтер белгечлеге алган Ләйсән почта эшенә дә бик тиз өйрәнә. Без почтада берничә минут кына булган арада, Иске Салман халкы бирегә нинди генә йомыш белән килеп китмәде. Берәүләр коммуналь түләү өчен, икенчеләр салым бурычларын капларга, көндәлек кирәк-яраклар өчен дә әледән-әле почтага сугылалар.
Безнең белән Наилә Гыйниятуллина сөйләште:
-Ләйсән бик булган кеше. Ул йомышлары төшеп килүчеләрне һәрчак ачык йөз белән каршы ала. Түләү квитанцияләрен үзе дә тутырып бирергә мөмкин. Барлык эшләребезне дә башкарып тора. Авылыбызда почта гына бетә күрмәсен, дип телибез,- ди Наилә ханым.
Иске Салман почта бүлегенең эшләре уңышлы баруда хат таратучылар Дамирә Фәтхуллина һәм Николай Смирновның (Иске Тахтала) тырышлыклары да зур икән.
Без әлеге кечкенә, әмма халык өчен бик тә мөһим эшләрне башкарган коллективка киләчәктә дә уңышларга ирешеп эшләүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев