Республикада тагын 32 кеше COVID-19 белән авырып киткән
Яңалыклар

Республикада тагын 32 кеше COVID-19 белән авырып киткән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 32 яңа очрагы ачыкланган.

Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Биш кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана.

Коронавирус йоктыручыларның күпчелеге – Казанда (16 кеше).

13 июльгә республикада COVID-19 ның 5029 очрагы теркәлгән. Авырудан барысы 3906 кеше савыккан (шул исәптән 30ы – соңгы тәүлектә).


Нет комментариев