Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдатның әнисе Гөлҗиһан Бәдретдиновага утын әзерләү буенча ярдәм оештырыла

Якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләргә районнан мөмкинлек булганча ярдәм итү каралган. Түбән Әлки авылында яшәүче Гөлҗиһан Бәдретдиновага да бүрәнәләр китерәләр. Аны кисеп, ярып та бирәләр.

“Анда хатын-кызлар да хезмәт итә”

Гөлҗиһан Шәмгун кызының исә махсус хәрби операциядә улы – Айнур Хамис улы Бәдретдинов катнаша. Ул фронтка 2024 елның сентябрь аенда киткән. Хәрби бәрелешләр урынына үз ихтыяры белән барырга булган, карарны аңлы рәвештә, озак вакыт уйланудан соң кабул иткән.

–    Өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә, ул яу кырына китәргә теләве турында әйтте. Әмма мин җибәрмәдем. Әтисе вафат булган гына иде. “Ялгыз ничек яшим? Миңа таяныч кирәк”,– дидем. Башта сүземне тыңлады. Әмма аннары, риза булмаячагымны белеп, миңа барысын да хәл иткәч кенә җиткерде. Юлга чыгарга җыенган, эшеннән азат итүләрен сорап гариза язган... – диде, яшьле күзләрен сөртеп Гөлҗиһан апа. 

Әнисен юатып, ир-егет ныклы дәлилләр дә китерә: “Бөек Ватан сугышында катнашкан карт дәү әти Берлинга кадәр җиткән. Мин аңардан кайсы ягым белән ким?” – ди. “Әни, тыныч бул, махсус хәрби операциядә хатын-кызлар да катнаша бит”, – дип тә өсти.  
Ир-ат җиткергән карарны ананың кабул итмичә, башка чарасы калмый. Казанга барып, вокзалда улын ул үзе озатып кайта. 
Айнур Бәдретдинов үз вакытында армия хезмәтен үтә: анда танкчы вазифасын башкара. Ә махсус хәрби операциядә ул һава-десант гаскәрләренә һөҗүмче буларак билгеләнә. 

Тамырлары безнең яктан

Гөлҗиһан Бәдретдинова үзе – Казан кызы. Түбән Әлкигә ул, лаеклы ялга чыкканнан соң, 2007 елда гына күченеп кайта. Шулай да бу җирлек аңа – чит җирләр түгел. 

–    Монда әнием туып үскән. Мин дә авылга еш кайта идем. Бәлки, шуңадыр да табигатьне, җирне яратам мин. Лаеклы ялга чыккач та, бишенче кат тәрәзәсеннән карап утырырга теләмәдем, күңелем әби-бабайлар яшәгән якка тартты. Монда йорт сатып алдым. Аны төзекләндердем. Аннары яныма улым Айнур да күченде. Ул башта авылдагы шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновларда эшләсә, аннары “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки бүлегендә хезмәт итә башлаган иде, – дип сөйләде ул районыбызга күченеп кайтуы турында.

Бүрәнәләр кистерелеп ярыла да

Җитәкчелекнең үтенечне исәпкә алып ярдәм итүенә, Гөлҗиһан апа, билгеле, бик сөенгән. Йортка газ кертелсә дә, утын мунча өчен кирәк икән. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр. Башта социаль яклау хезмәтенә барып гаризасын язарга, ярдәм кирәклеген җиткерергә кирәк була. Аннары барысы да тиз хәл ителә.

–     Башта буе белән бүрәнәләрне китерделәр. Моның белән нәрсә эшлим икән, дип аптырашта калдым. Үзем дә җиденче дистәмне ваклыйм, ирем дә юк. Шулай аптырап йөргәндә, бер танышым: “Менә пычкы тавышына уянырсың әле”, – диде. Сүзләре, чыннан да, дөреслеккә туры килде: бер көнне иртән, бүрәнәләр кискән тавышны ишетеп, тәрәзәгә барып карадым. Анда ир-атлар, җыелышып, ду китереп эшлиләр иде. Менә шулай авыл җирлеге башлыгы бүрәнәләрне кистертүне уйласа, мәктәп хезмәткәрләре аны ярып та бирделәр, – диде ул, бу эшкә үз өлешен керткән һәркемгә дә рәхмәтен җиткереп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев