Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән

Республикада узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 31 яңа очрагы расланган.

Бер кеше авыруны читтән ияртеп кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу аркасында йоктырган. 6 кеше хастаханәләргә салынган, 25е өйләрендә дәвалана.

17 июльгә Татарстанда коронавирусның 5157 очрагы теркәлгән. Барысы 4017 кеше авырудан савыккан, шуларның 38е узган тәүлектә терелгән.

Коронавирус инфекциясе тагын бер татарстанлының гомерен өзгән. 1961 елгы Казан кешесе 15 июльдә үлгән.

Авыру 11 июльдә Казандагы 7нче шәһәр хастаханәсе базасындагы вакытлыча җәелдерелгән йогышлы чирләр госпиталенә яңа коронавирус инфекциясе, уртача авырлыктагы ике яклы пневмония белән салынган булган. 14 июльдә пациентның хәле кискен авырайган, ул реанимация бүлегенә күчерелгән, ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. 15 июльдә аның йөрәге тибүдән туктаган. Реанимация чаралары үткәрү нәтиҗә бирмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев