Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби училищеларга укырга керү таләпләре нинди?

Әти-әниләрдән һәм чыгарылыш сыйныфы укучыларыннан хәрби училищеларга укырга керү таләпләре, имтиханнар һәм күчмә төркем эше турында мөрәҗәгатьләр, сораулар еш кабул ителә. Безнең шул хактагы һәм башка сорауларга Әлки һәм Спас районнарының хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы Илнар Хәмәтҗанов җавап бирде.

–    Илнар Илдарович, хәрби уку йортлары нинди һөнәри белем бирә?

–    Югары һәм урта гражданлык уку йортлары белән чагыштырганда, хәрби юнәштәгеләре исемнәре белән аерылмый диярлек. Аларны тәмамлаган курсантлар хәрби белгечлек ала, званиесе – лейтенант, ә хәрби дәрәҗәсе офицер була. 
Хәрби уку йортларында шулай ук урта һөнәри белем программасы буенча да укыту бара. Шулай урта звено белгечләре, техниклар әзерләнә. Укуны тәмамлагач, курсантлар урта һөнәри белем турында диплом һәм прапорщик хәрби званиесе ала. Мондый белгечләрне шул ук хәрби уку йортларының аерым факультетларында әзерлиләр. 

–    Хәрби уку йортларында нәрсәгә өйрәтәләр?

–    Беренчедән, гаскәрнең төренә бәйле рәвештә, очучы, диңгезче, җәяүле гаскәр, артиллерияче, танкчы, хәрби юрист һәм элемтәче дә булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, икенче курста курсант Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы белән уку барышына һәм диплом алганнан соң биш елга килешү төзи. Бу – мәҗбүри. Укуларын тәмамлаучыларны юллама белән эшкә җибәрәләр, хезмәт урыны эзләү соралмый. 

–    Хәрби училищега укырга керү этаплары нинди?

–    11 нче, ә иң яхшысы 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, укучы хәрби уку йортын сайлый. Моның өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кандидатларга кирәкле документлар исемлеген бирерләр, укырга теләк белдерүчеләргә куелган таләпләр турында сөйләрләр. Хәрби уку йортының рәсми сайтында кандидат кирәкле мәгълүматны таба ала. БДИ буенча төгәл мәгълүмат уку йортының үз сайтында яисә РФ Саклану министрлыгының mil.ru порталындагы рәсми сайтында, шулай ук vk.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган була.  Хәрби комиссариатка укырга керү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итүнең иң соңгы вакыты – 2025 елның 1 августы. 

–    Алда саналганнарны эшләгәч, хәрби  комиссариат тупланган шәхси эшне сайланган хәрби училищега җибәрә. Документлар белән бар да тәртиптә булса, хәрби уку йортыннан чакыру килә. Озакка сузылса, уку йортының кабул итү комиссиясенә яисә яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә була. 

–    Сайлап алу бәйгесе ничек уза?

–     2025 елда Россия Федерациясе Саклану министрлыгы тарафыннан югары уку йортлары өчен кандидатларны алар яшәгән төбәкләрдә сайларга дигән карар кабул ителде. Шуның өчен белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре урынбасарлары яисә кефедра җитәкчеләреннән күчмә төркемнәр булдырылды. 16 июньнән 11 июльгә кадәр Казан шәһәре, Чистай урамы, 65 нче “а” йорты адресы буенча “КАИ-Олимп” мәдәни-спорт комплексы базасында  Татарстан Республикасы кандидатлары өчен хәрби уку йортларына укырга кертү буенча күчмә төркем эшли. 

–     Хәрби уку йортларына укырга кергәндә ташламалар бармы?

–     Гомуми ташламалар белән беррәттән, 2022 елдан яңалыклар да кертелде. 

–     Шулай итеп, Украина, Донецк Халык республикасы, Луганск Халык республикасында, Запорожье, Херсон өлкәләрендә махсус хәрби операциядә  һәм РФ дәүләт хакимияте тарафыннан башка илләргә җибәрелеп, анда вазифаи бурычларын үтәгән хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның балалары ташламадан файдалана ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев