Берничә елдан бирле “Хузангай”да Орлов токымлы атлар үрчетелә.
Бу атлар, тарантаска җигеп, ярышларда файдалану, юртакларны сатып, кеременә нәселле маллар санын тагын да үстерү өчен асрала.
Әлеге ферма белән, беренче көннәрдән бирле, узыш атларының холкын яхшы белгән Марат Гобәйдуллин җитәкчелек итә. Күптән түгел Марат әфәнде үзләренең бер юртакларының (аның исеме Дарина), төрле бәйгеләрдә җиңүләргә ирешеп, ярты ел эчендә 280 мең сум керем ясаганын хәбәр итте. Бу әлегә җәмгыяткә иң күп табыш китергән нәселле ат икән. “Хузангай”ның Орлов токымлы 11 аты Казан ипподромында тәҗрибәле тренерлар кул астында тәрбияләнә, алар белән төрле ярышларда чыгышлар ясыйлар.

Әйтик, Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган зур ярышларда (анда чит илләрдән дә дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган атлар бар иде) Әлки районы юртаклары да катнашты. Анда безнең Баллада исемле юртак икенче булып килгән. Командор, Жандарм, Камилия кушаматлы атлар төрле чабышларда барысы да дүртенче урыннарны яулаганнар.
“Хузангай”дан алып барган бер юртак белән район Сабантуйларында беренчелекне яулаган Людмила Ензаева идарә иткән
Ул 12 юртак арасында бишенче булып килгән. Соңгы елларда республикада, төрле өлкәләрдә узган юртаклар ярышларында Әлки районы атлары еш катнаша һәм дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Аларга алга таба да зур казанышлар телибез!
Нет комментариев