Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 сентябрьдә “Әлки хәбәрләре” газетасына киләсе ел өчен  язылу башлана

​​​​​​​1 сентябрьдән “Әлки хәбәрләре” газетасына 2021 елның беренче яртыеллыгы  өчен язылу башлана.

 

Киләсе елга 90  “яшен” тутырачак район газетасы һәрчак халык белән бергә булды. Ул кешеләр турында яза, аларга райондагы хәбәр-яңалыкларны җиткереп тора, аларның  мәнфәгатьләре белән яши. Район газетасы – чын мәгънәсендә шушы төбәкнең елъязмасы ул. Газетабызны еллар буе яздырып алып баручы тугрылыклы укучыларыбыз бик күп.

Быел “Әлки хәбәрләре” атнага бер тапкыр, сигез битле булып чыга башлады. Укучыларыбызның байтагы  мондый форматны ошатуларын, хуплауларын әйтәләр. Әле бит шунысы да бар: район газетасына язылып, сез берьюлы ике газета аласыз. Җомга көнне өйләрегезгә “Әлки хәбәрләре” белән бергә “Атна вакыйгалары” кушымтасы да килә. Анда телевидение программасы, ил һәм республика яңалыклары, күп кызыклы язмалар урын ала.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Киләсе елда да газетабыздан аерылмассыз, “Әлки хәбәрләре” белән бергә булырсыз, дип ышанабыз. Газетага почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша һәм электрон рәвештә язылырга була. Алты айга язылу бәясе әбүнәчеләр өчен – 797,88 сум, оешмалар өчен 887,88 сум. Язылу йомгаклары буенча әбүнәчеләр арасында призлар да уйнатылачак.

Язылыгыз, укыгыз, “Әлки хәбәрләре” – сезнең өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев