10 август - Әлки районы оешкан көн
1930 елның 10 августында Әлки районы оешкан. Район үзәге башта Түбән Әлкидә була.
Ул авылда административ оешмалар өчен биналар аз булганлыктан, үзәк Базарлы Матакка күчерелә.
Әлкилеләрнең үз районы белән горурланып яшәргә хаклары бар. Безнең төбәктән танылган шагыйрьләр, артистлар, фән эшлеклеләре чыккан. Әлки төбәгеннән Бөек Ватан сугышына киткән биш якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Тыныч тормышта алты әлкилегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Базарлы Матакның батыр улы Раиль Габдрахманов махсус хәрби операциядә Россия Герое исеменә лаек булды.

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан анда катнашучылар Лисенков исемендәге төбәк тарихын өйрәнү музее һәм үзәк китапханә оештырган күргәзмәләр белән таныша алдылар. Музей экскурсоводы Гөлсинә Гәрәева киңәшмәдә катнашучыларны район тарихы белән таныштырды.
Район башлыгы Александр Никошин залда утыручыларны һәм барлык әлкилеләрне районыбыз туган көне белән котлады, иң җылы теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев