12 нче октябрь - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары! Сезне 12 нче октябрьдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.
Басу-кырлардан, уртача алганда, гектарыннан 33 центнердан артык бөртек җыеп алынды. Бу – яхшы уңыш. Шуңа да көнне-төнгә ялгап эшләгән игенчеләргә, терлекчелек фермаларында хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгы алдынгыларына, хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга олы рәхмәтемне белдерәм. Һава шартлары игенчеләр алдына сынаулар куйды. Шулай да бу тармак хезмәтчәннәре сынатмады, бөртеклеләрне югалтуларга юл куймады. Алынган уңыш ул – сезнең хезмәт! Җитәкчеләрнең, белгечләрнең, игенчеләрнең басу-кырларыбызда югары технология белән системалы эш алып баруы нәтиҗәсе.
Терлекчеләребезгә зур рәхмәт белдерәм. Сөт җитештерүдә дә тотрыклы эшләүгә ирешеп киләбез. Көн саен 200 тоннадан артык сөт алына. Бу – зур сан. Шуңа да сөендерә: әлеге продукцияне җитештерү буенча без республика күләмендә алдынгылар исемлегендә.
Киләчәктә дә исәнлектә-иминлектә, бергә һәм бердәм эшләп, күркәм уңышларга ирешүне телим. Киләсе елга да игеннәребез күкрәп үссен. Фән алга бара, игенчелектә дә эшлисе эшләребез дә, күрәсе шатлыкларыбыз да күп булыр дип ышанам. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Бәйрәм белән!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев