15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланачак
Яңалыклар

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланачак

Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән ачыла

Бу – узган елгы вакытларга караганда шактый соңрак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белдерде.

«Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 31 мартта игълан ителгән иде. Быелгы динамика язның һава торышы үзенчәлекләре белән аңлатыла», – дип аңлатты ул.


Нет комментариев