16 яшьлек Екатерина Краснова – “Чуаш гүзәле” бәйгесе җиңүчесе
Яңалыклар

16 яшьлек Екатерина Краснова – “Чуаш гүзәле” бәйгесе җиңүчесе

Узган шимбәдә Сихтермә-Хузангай авылында булган "Уяв" чуаш милли бәйрәмендә "Чуаш гүзәле" бәйгесе оештырылды.

Анда районның төрле авылларыннан берсеннән-берсе чибәр алты кыз катнашты. Югары Кәчи авылыннан 16 яшьлек Екатерина Краснова бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Ул Нурлат шәһәрендә узасы республика "Уяв" бәйрәмендә районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.


Нет комментариев