18 ноябрьдә Базарлы Матак авылында балигъ булмаучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча халык кабул ителәчәк
18 ноябрьдә сәгать 10.00 дә Базарлы Матак авылы, Мәктәп урамы, 6 А йорты адресы буенча урнашкан “Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе” психолого-педагогик хезмәттә балигъ булмаучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча халык кабул ителәчәк.
Халыкны кабул итүдә район прокуратурасыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге, суд приставлары хезмәтеннән, мәгариф идарәсеннән, опека һәм попечительлек бүлегеннән вәкилләр, балигъ булмаучылар эшләре һәм аларның хокуклары буенча комиссия, бала хокуклары буенча вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе катнашачак. Түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылырга мөмкин: 2-04-78, 2-10-59.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев