Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне

Тормышының беренче елларыннан ук кеше серле, күпкырлы китаплар дөньясы белән таныша.

 Әлеге мавыктыргыч мохиткә алып керүчеләр – китапханә хезмәткәрләре. Бу профессия вәкилләре кешеләргә эштә һәм укуда да, ялда да ярдәм итәләр. 
Безнең районда бүген 36 китапханә бар. 34 е – авыл җирлекләрендә һәм икесе район үзәгендә. Аларда 48 китапханә хезмәткәре эшли. Төп персонал, билгеле, хатын-кызлар. Хезмәт сөючән, тыйнак, җаваплылар. Алар һәрчак вакыйгалар үзәгендә, китапханәгә килгән һәр кешегә ярдәм итәргә әзер торалар. 
Район китапханә системасының гомуми фонды 350 меңгә якын данә басманы үз эченә ала. Шуны әйтергә кирәк, соңгы елларда китапханә фондына яңа китаплар кайту шактый кимеде, шуңа фондлар китап укучыларның ихтыяҗларын кайчак тулысынча канәгатьләндерә дә алмый. 
Әмма, китапханә фондларын комплектлау белән бәйле кыенлыкларга карамастан, безнең китапханәләр кешеләрнең мәгълүматка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барын да эшлиләр. 
Мисал өчен, үзәк китапханә 2020 елда үз фондларын 660 данәгә тулыландырды. Аның 226 сы китаплар (178 е – татарча, 62 се – русча, 1 китап чуашча һәм 4 есе инглизчә). Подписка буенча 415 данә газета һәм журнал килде (263 е – рус, 152 се татар телендә). 
Тулаем фонд 34248 данә тәшкил итә, шуларның 31781 е – китаплар, 2365 е – вакытлы матбугат. Басмаларның 5491 данәсе татар телендә,  28614 е – рус, 121 е – чуаш, 17 се – инглиз, 1 се – мари, 1 се – гарәп, 3 есе мордва телләрендә.
Китап укучыларның күбесе – мәктәп балалары, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре.
15 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр барлык китап укучыларның 26 процентын тәшкил итә. Бу өлкән сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары. Алар өчен китапханә – белем һәм профессия үзләштерү  процессында мәгълүмат алу чыганагы.
Соңгы вакытта бигрәк тә психология буенча әдәбият, аерым алганда, Луиза Хей хезмәтләре популяр. Б.Акунин, А.Солженицын, З.Сагг әсәрләренә игътибар артты.
Китапханә хезмәтләреннән мәгариф һәм мәдәният, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы белгечләре, эшчеләр теләп файдалана. 
Китапханәләр өлкән яшьтәгеләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирә.
Бүген, билгеле, Интернетта теләсә нинди мәгълүматны табып була. Бу китапханәләрнең популярлыгын киметә дә кебек. Әмма киләчәккә фаразлар оптимистик рухта. Китапханәләр бит гади китап склады гына түгел. Алар фән, мәдәният үсешенә, кешеләрне белем белән баетуга зур өлеш кертүче дә.
Татьяна Петухова, 
район китапханә системасы директоры.

Рәсемдә: район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Ирина Сабирова – үз эшенең чын фанаты. /Фото: Айрат Лотфуллин, “Әлки хәбәрләре”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев