Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итәм.


4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әйе, ул – уртак көч булып туплануның, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузуның, җәмгыятьтәге вакыйгаларга битараф булмауның әһәмиятен ассызыклый торган бәйрәм һәм бүгенге көндә ул аеруча мөһим булып яңгырый. Районыбыз кешеләре дә моны яхшы аңлый.  Җирлегебездә без еш телгә алган татар, рус, чуаш халкы гына түгел, башка милләт вәкилләре дә яши. Алар төбәгебез үсешендә бергә хезмәт итеп кенә калмый, нинди милләттән, диндә булуларына карамастан, илебезне корал тотып та яклый, махсус хәрби операциядә дә катнаша.  Шатлыкта да, кайгыда да без бергә.

6 ноябрьдә билгеләп үтелүче икенче бәйрәм ул – ТР Конституциясе көне. Республиканың әлеге төп кануны да –  җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүнең төп нигезе. Ул да хезмәт кешеләренең мәнфәгатен яклый, милләтара, динара татулыкка, дуслыкка өнди. Чөнки шул вакытта гына без, көчле булып, куелган бар максатларга ирешә алабыз. 
Барыгызны да бәйрәмнәр белән! Илебезне, туган җиребезне яратыйк, дус һәм бердәм булыйк. 

Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев