Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

42 яшьлек ир-ат үз хуҗалыгында әфьюн саклаган

Әлки районы прокуратурасы районның 42 яшьлек ир-атына карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Мәхкәмә аны РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Анда, сату максатын куймыйча, канунсыз рәвештә күп күләмдә әфьюнлы матдәле булу, аны саклау турында сүз бара. 

Мәхкәмәдә хөкем ителүченең 2019 елда район территориясендә, дәвалану максаты куймыйча, әфьюнлы үсемлекне үзенә куллану өчен җыюы расланды. Ул аны хуҗалыгында саклаган. Соңрак полиция хезмәткәрләре хөкем ителүчедән 190 граммнан артык тыелган матддәне табып алды. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. 

Мәхкәмә, барысын да исәпкә алганнан соң, аңа өч елга сынау вакыты белән дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Ул шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрне күзәтүче махсус хезмәткә хәрби итми торып, даими яшәү урынын алмаштырмаска тиеш. Шулай ук айга бер тапкыр әлеге хезмәткә килеп күренү таләбе дә куелды. Хөкем карары кануный көченә керде. 
Луиза Хәйруллина, прокурор урынбасары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев