Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

94 яшьлек Тәскирә Хәсәнова 16 яшеннән шахтада эшләгән

1945 елның маеннан күпме генә еллар үтсә дә, без аның гаделлекнең Бөек Җиңүе булуын беркайчан да онытмабыз.

Ул сугышта һәлак булган һәм исән-сау әйләнеп кайта алган каһарманнарны, фронт һәм тыл вакыйгалары шаһитларын искә алу үзенә бер төрле йолага әйләнә. 

Яшүсмерләрнең эшләве ул вакытта берәүне дә гаҗәпләндермәгән. Чуаш Кичүе авылында яшәүче Тәскирә Хәсәнова 16 яшеннән Лисичансктан ерак булмаган Украина шахтасында эшләгән. 


–    Күмерле төбәк хәрабәләр астында иде. Шахталарны, нигездә, хатын-кызлар торгызды. Җир астына төшәргә куркучылар, җимереклекләр өстендә эшләде. Кемнәрдер су суыртты, икенчеләр кирәк-яракны төзәтте, җыйды. Шахталардагы шартлар бик начар –  гомер өчен зур куркыныч тудырырлык иде. Аларны торгызуда әсирлеккә эләккән күп кенә немецлар да катнашты. Нигездә, алар Мельниководагы шахталарда эшләде, – дип искә ала Тәскирә Заһит кызы. 

Билгеле, фронт ихтыяҗлары, олылар арасында эшче куллар җитешмәү заманга шундый таләпләр куя. Яшүсмерләр һәм балалар төп эшчеләр булып санала. 

–    Зурлар исәбенә кертәләр дип, без шатлана гына идек, – ди ул ерак елларда Мәскәү өлкәсендә торф юнәтүдә дә эшләргә өлгергән Тәскирә апа.

Җиңү яулана, әмма санап бетергесез югалтулар зур шатлыктан туган күңел яктылыгын каралта. Кайчандыр гөрләп торган авыллар, шәһәрләр хәрабәләргә әйләнә, асыл ир-егетләр яу кырында ятып кала. Тәскирә Хәсәнова да бу сугышта якыннарын югалта. Аның фротка киткән әтисе әйләнеп кайтмый. Әнисенә өч баланы аякка бастырырга туры килә. Тәскирә әнисенә энеләре белән бергә хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Ул әтисенең янгын сүндерүче булып эшләвен, бу хезмәтне аның җигелгән ат белән башкаруы турында сөйләде. Ә менә кырлардагы бар эшне үтәүдә кул хезмәте кулланылган. 

Туган авылына кайткач, Тәскирә апа, “Энергетик” совхозына урнашып, лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли. 
Бүгенге көндә 94 яшьлек Тәскирә апа улы Минзакир, 4 оныгы, 10 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы шатлыкларына куанып яши. Күршеләре дә кайгыртучан, ярдәм итеп яшиләр. Гөлзия Гайнетдинова һәр көнне диярлек ветеранның хәлен белә. 

–    Кирәк икән, өемне дә җыештыра, яңа пешеп чыккан кайнар камыр ризыгын үзе дә күтәреп керә, – дип, бик яратып сөйләде күршесе турында Тәскирә апа. 

Һәрбер ветеран ул – сугыш һәм аннан соңгы елларда тупланган тәҗрибәне саклаучы. Хезмәт белән чыныккан әлеге буын безгә дә белгәннәрен тапшыра, ныклык, сабырлык үрнәге булып тора. Ут-суны кичкән әлеге буын өчен хезмәт тормыш нигезе булган.  
Җиңүнең 80 еллыгы ул – тарихи вакыйга юбилее гына түгел, ә киләчәк турында җитди уйлану мөмкинлеге дә. Без ирегебез өчен гомерләрен фида кылучыларны онытмаска һәм, мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, бездән мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Әби-бабаларыбыз каһарманлыгы турындагы истәлекләр ныклы тынычлык урнашу нигезе булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев