Абау! 8 март көнне Алексеевск районында ир хатынын үтергән
Әлеге фаҗига 8 март көнне Алексеевск районының Ромодан авылында килеп чыга. 8 мартны бәйрәм итеп утырган вакытта ир белән хатын үзара талашып китә...
Бу низагның сәбәбе дә билгеле: ир хатыныннан «балалар сине бәйрәм белән котладымы?» дип сорый. Әлеге авылда элегрәк мәктәп директоры булып эшләгән 55 яшьлек Мария Плотникова "әйе" дип җавап бирә. Тик ире аңарга ышанмый. Бу - йортта талаш чыгуга сәбәп була. Ир-ат хатынының эченә нык итеп суга да мәктәпкә китә (ул анда сакчы булып эшли). Кайткач исә хатынын үле килеш таба.
Хәзерге вакытта ир үз гаебен тулысынча таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев