Мохтаҗларга безнең ярдәм кирәк
Яңалыклар

Мохтаҗларга безнең ярдәм кирәк

"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге аз керемле, мохтаҗ гаиләләргә кием-салым һәм бүтән кирәк-яраклар белән булыша. Үзәк район халкын да "Янәшәңдәгеләргә ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Тормышта авыр хәлдә калган, мохтаҗлык кичерүче райондашларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр "Кайгырту" үзәгенә (социаль яклау бүлеге бинасы, 2 нче кат) әйберләр китерә алалар. Биредә балалар...

"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге аз керемле, мохтаҗ гаиләләргә кием-салым һәм бүтән кирәк-яраклар белән булыша.

Үзәк район халкын да "Янәшәңдәгеләргә ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Тормышта авыр хәлдә калган, мохтаҗлык кичерүче райондашларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр "Кайгырту" үзәгенә (социаль яклау бүлеге бинасы, 2 нче кат) әйберләр китерә алалар. Биредә балалар киемнәре, урын-җир әйберләре, савыт-саба кабул итәләр. Әйберләр әйбәт хәлдә булсын иде. Белешмәләр өчен тел.: 21-6-78.


Нет комментариев