Агачлар утыртабыз
Яңалыклар

Агачлар утыртабыз

26 сентябрь, шимбә көнендә республикада агачлар утырту көне үткәрелә. Базарлы Матакта оешма-учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары Имәнлек урамындагы Ана даны паркында һәм киләсе елда төзеләчәк зур яңа парк территориясендә (ул Вахитов, Көнчыгыш, Афанасьев урамнары очында урнаша), күпләп имән, юкә һәм башка агач-куаклар утыртачаклар. Бу эш районның һәр авылында оештырылыр, халык та...

26 сентябрь, шимбә көнендә республикада агачлар утырту көне үткәрелә.

Базарлы Матакта оешма-учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары Имәнлек урамындагы Ана даны паркында һәм киләсе елда төзеләчәк зур яңа парк территориясендә (ул Вахитов, Көнчыгыш, Афанасьев урамнары очында урнаша), күпләп имән, юкә һәм башка агач-куаклар утыртачаклар. Бу эш районның һәр авылында оештырылыр, халык та актив катнашыр дип көтелә.


Нет комментариев